КОНЦЛАГЕРЬЧЫЛАР
Комедия в двух действиях, 18+.

«Концлагерьчылар» («Концлагеристы»).
“Концлагерьчылар” спектаклендә “ябык” Чутожмон авылының яшәүчеләре турында сүз бара. Алар, сәер законлы тоталитар полиция системасы чорналышында калып, аңа берсүзсез буйсынып яшиләр. Биредә хатын-кызлар юк, акча юк, тышкы дөнья белән элемтә юк... Төп герой Федот, үз иленең үрнәк гражданины, спектакльнең ахырына кадәр азатлык турында хыяллана. Ул илнең иң дәрәҗәле бүләге – “Тыйнаклык һәм тугрылык өчен” орденына ия була, нәкъ шул вакытта аңа ирекле Әгерҗе шәһәренә качу мөмкинлеге туа. Федот бу адымга барырмы, азатлыкка ирешеп, ирекле булып яши алырмы?..
Артистлар белән бергә тамашачы гадәти булмаган дөньяга чума, анда төрле кыйммәткә ия булган әһәмиятле әйберләр хакында уйлана: мәхәббәт һәм өмет, гаилә һәм ватан алдындагы бурыч, тугрылык һәм хыянәт, һәм, әлбәттә инде, азатлык турында...
В.Шергинның “Концлагерьчылар” спектакле (сәхнәгә куючы режиссер Т.Кулов) Россиянең “Алтын битлек” Милли театраль Премиясенең Long List 2019 исемлегенә керде (әлеге исемлеккә 2017-2018 елгы сезонының иң күренекле спектакльләре кергән).
Автор: Валерий Шергин
Сәхнәгә куючы режиссер: Тимур Кулов
Театрның сәнгать җитәкчесе: Раиль Садриев
Яшь чикләве: 18+
Дәвамы: 2 сәгать 10 минут
В РОЛЯХ:
Федот – Раил Садриев, Татарстан Республикасының халык артисты
Педрос – Илфир Солтанов
Акчаруд – Ильяс Юнысов
Сталкер –Азат Зарипов, Татарстан Республикасының атказанган артисты
Томышев – Тимур Шиһапов
Татьяна – Айсылу Җаббарова
Степан – Булат Гәрәев
Башкисәр – Ирек Гайнетдинов
Юан ир – Вилнур Шәйхетдинов
Ярдәмчеләр – Эльмира Семенова, Энҗе Сатдинова, Гөлназ Гыйззатуллина
Тавыш – Эльмира Семенова
![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() |
---|---|---|---|---|---|---|
![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() |
![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() |
![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() |
![]() |

