"Шобага"

5 декабрь көнне Буа Дәүләт драма театры "Һөнәр" яшь режиссура фестивале

кысаларында Камал театрының кече сәхнәсендә "Шобага" спектаклен тәкъдим итә. Мин

дә, мөмкинлеге булган кешегә барып күреп кайтырга киңәш итәм. Ниндидер җылы,

гыйбрәтле тамаша ул. Буа төбәге белән бәйле әбиләр тарихы - документаль нигезгә

корылган вербатим спектакль. Режиссеры - Тимур Куло

Вакыйга авылда бара. Ахирәт дусларының берсе дөнья белән хушлашкан. Әбиләр мәет

сакларга җыелган. Карый башлаганда спектакль миндә каршылык уяткан иде. Гадәттә,

мәет янында сөйләшмиләр, бигрәк тә биимиләр... Анда үле тынлык булырга тиеш, дога

укыйлар.

Әбиләрнең хатирәләр йомгагы дөньяны ташлап киткән ахирәт дуслары исеме белән бәйле

истәлекләр ноктасына килеп бәрелә дә, вак кисәкләргә аерыла. Баксаң, аларның берсе дә

җиңел тормыш кичермәгән. (Кызганыч, геройларның исемнәре истә калмаган, Буа театры

сайтында да мәгълүмат тапмадым.) Мәрхүмә белән бәйле истәлекләрдә тормышның бары

күңелле яклары гына ачылса (үлгән кешене бары тик уңай яктан гына искә алалар), аерым

монологларда ни генә ишетмисең. Монда Сталин репрессияләре котырган чорда йөргән

кызын донос язып озаттырган егет тә, колхозлаштыру чоры һәм аның гади кеше иңенә

яткан авырлыгы, сугыш афәте ... Кыскасы - илебезнең чын, бернинди бизәкләрсез ачы

тарихы. Гади кешеләр күргән михнәтләр. Әмма шушы ачы язмышлар арасында кызыл җеп

булып сузылган төп идея - "Без нинди генә авырлыклар күрсәк тә, тормыш авырлыклары

алдында сынмадык, күңел төшенкелегенә бирешмәдек!". Монысы бүгенге катлаулы

заманда аеруча актуаль яңгырый. Геройларның берсе - корамадан юрган тегә. Юрганны

мин җылылык, муллык символы буларак кабул итәм. Юрганыңа карап аягыңны сузасың

дигән мәкаль дә бар халыкта. Монологтан соң әбиләрнең һәрберсе юрган тегүчегә үз

корама кисәген тапшыра. Безнең уртак тарих та менә шундый вак кисәкләрдән җыела бит.

Юкка гына бу спектакльдә һәркем үз әбисен, туганнарын күрми димени! Театр директоры

Раил Садриев әйткәнчә, спектакльне кайда гына уйнамасыннар, фикер алышу гаилә

архивындагы тарихлар белән бүлешүгә әйләнеп кала икән. Миңа Буа театры актерлары

спектакль өчен барган көрәш, аны ничек итеп саклап калулары турында да сөйләде. Үзе

бер тарих! Халык күңеленә барып җитәрлек, беркемне дә битараф калдырмаслык әсәр

шулай гына туа аладыр. Әйе, бу драматургия түгел. Тормыш үзе язган пьеса дияр идем

мин аны.

Спектакльдәге чорны тоемларга мөмкинлек бирә торган символлар бар. Шулар арасыннан

миңа радиожурналист буларак аеруча якын булганы - радиоалгыч. Аның кисәк кабынып

китүе һәм сугып-сугып та тынмавы. Чыннан да 20 нче гасырны радио эпохасы дияргә була.

Көне буена үзеннән-үзе сөйләп торган чыбыклы радио әбиләрнең язмышларын хәл иткән

корал да. Җилнең кайсы якка исүен күрсәткән бер компас та ул. Шәхсән мин бик якын һәм

уңышлы символ дип кабул иттем радиоалгычны. Ләкин еллар үткән, әбиләр картайган,

радио да татарча сөйли башларга тиеш иде кебек...

Табагач һәм шобага. Халкыбызның инде онытылып барган аулак өй уеннарыннан. Әбиләр

дә бит аулак өйдә. Гомерләренең соңгы аулак өендә. Ничек кенә күңелле итәргә

тырышмасыннар, моңсу аулак өйдә... Яшьлектәге тоткан шобага да, күргән михнәтләр дә

истә. Дөрес булыр микән дип көткән өметләр дә акланган.

Спектакльнең музыуаль бизәлеше дә аерым игътибарга лаек. Халык җырлары "Сагыну",

Флера Сөләйманова сәхнәгә алып менгән "Тыр-дыр там-там" спектакль полотносының

матур бер бизәге. Монолог сөйләм арасында тамашачыны ял иттерү белән беррәттән,

тарихларны бергә үреп бара торган, йомгаклап куя торган җеп тә.

 

"Шобага"ны актрисалары өчен генә булса да карарга кирәк! Уйныйлар дию монда һич тә

туры килми, яшиләр! 80-90 яшьлек әбиләрне җиренә җиткереп 25-30-40 яшьлек актрисалар

уйный. Спектакльнең ансамбле искитмәле, афәрин диям! Һәр героиняның бер-берсен

кабатламый торган үзенчәлеге табылган. Тышкы, сөйләмдәге аерымлыклар гына түгел,

әбиләрнең эчке, рухи дөньялары да, холыклары да төрле һәм шуның белән һәр образ истә

кала. Шул төрлелек тамашачыларны җәлеп итә. Карале, бу бит безнең авылдагы фәлән

әби дип чагыштырып, тамашага чумып керәсең.

Артык кереп китәсең дә, чыгуы кыен. Спектакльнең ахыры бик тә сюрреалистик бетә.

Барысын да аңладым, төшендем дигәндә генә... яңа спектакль башлана кебек. Күңел

дәвамын көтеп кала. Бер карасаң, шәп спектакль шулай көтелмәгәнчә бетәргә тиештер дә

инде ул.